Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатынына һәм аның өч баласына бензин сибеп, ут төрткән

Күпләр иң мөһиме – сәламәтлек булуына тора-торып инанганда, дөньяга ябырылган чирләрдән ничек тә исән калырга тырышканда да, кеше җанын кыючыларның, җәбер-золым кылучыларның кимемәве аңлап-аңлатып булмаслык хәл.

Ульяновскта 38 яшьлек исерек ир микроавтобус йөртүче 44 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадаган. Яраланган ир ашыгыч ярдәм чакыртып өлгергән, аңа операция ясаганнар.   Кешеләр шулкадәр рәхимсезләнде, элеккечә тел белән әйткәләшү, кул белән бәргәләшүләр бетте, хәзер пычак, пистолет, автоматлар эшкә җигелә. Мәскәүдә юлдан барган машинадан коралдан атудан яраланган 30 яшьлек ирне ташлап калдырганнар. Әстерхан өлкәсендә җиде кешенең кафеда күңел ачып утыруы пистолеттан атышу белән тәмамланган, дүртесе яраланган. Һәм ил буенча мондый хәлләрне санап бетерерлек түгел.   Ә кар, дөньяны агартырга теләп, ява да ява... 

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36124

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев