Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрсез югалган каһарман райондаш 73 елдан соң табылып сугышта һәлак булганнар исемлегенә кертелде

“Хәтер китабы”, “Алар илгә җиңү алып кайтты” китаплары, военкомат, музей фондында сакланган мәгълүматлар аша 7002 Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның 1048–е хәбәрсез югалганнар исемлегендә иделәр.

Ни кызганыч, әлеге исемлектә саналганнарның гаиләләренә бернинди дә ташламалар каралмаган. Ни өчен? дигән очракта, эзли китсәң, сәбәпләре күп табыла (рәсми документ булмау, пленда булучыларга ил карашы., бәлкем, качкандыр, янып үлгәндер, батып калгандыр, туфрак астында күмелеп үлгәндер һәм башкалар). Ә бит алар хәрби комиссариат аша сугышка алынганнар. 
Безнең илебездә иҗтимагый оешмалар тарафыннан туктаусыз эзләнүләр бара, кайбер уңышлары безнең районга да кагыла. Смоленск өлкәсендәге бәрелешләр вакытында безнең районнан бер якташыбызның “Билгесез солдат” каберлегенә күмелгәне билгеле булды. Ул Хайрутдинов Гайнетдин – Багыш авылыннан. Безнең музейга Смоленск эзтабарлары Хайрутдинов Гайнетдиннең туганнарына хәзерләнгән эксгумация протоколын һәм барлык билгеле булган мәгълүматаларны (медальоны, фотолары, күмелгән зиратының схемалары, туганнарына мөрәҗәгате) Казаннан шул чарага барган эзтабар Хәтирә Мансур кызы аша җибәреп, ТНВ каналында “Манзара” программасында рәсми рәвештә тапшырылды. Бүгенге көндә Хайрутдинов Ганетдиннең исән - имин яшәүче бердәнбер кызы - Гарифуллина Найлә Аюкөйдергән авылында яши. Бу хәбәр турында таныш булып чыкты Найлә ханым, сәламәтлеге булмау, тагын зур кайгылар кичерү сәбәпле, Смоленский өлкәсендә исемнәре табылган сугышчыларны җирләү вакыйгасына бара алмаган булып чыкты. Бу хәл - 2017 елның көзендә булган. Без телефон аша сөйләшеп, музей хезмәткәрләре һәм башка рәсми затлар белән бу альбом мәгълүматаларының күчермәсен тапшырыга вәгъдә бирдек. 
Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев