Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов Татарстан мәктәпләренең чыгарылыш класс укучыларын котлады

Хәере юл сезгә!

(27 июнь “Апастово-информ”). 
Бүген илебездә бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үтә. Шул уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш класс укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады. 
“Кызганычка каршы, быел коронавирус инфекциясе аркасында бәйрәм дистанцион төстә уза. Дистанцион төстә уку һәм имтиханнарга әзерләнү сезнең тормышыгызда, бәлкем, беренче катлаулы сынаудыр”, - дип билгеләп үтте Республика җитәкчесе. Ул укучыларның әти-әниләре һәм укытучылары ярдәме белән килеп туган катлаулылыкны уңышлы җиңгәннәренә ышаныч белдерде. 
“Мәктәп чоры аерым хатирәләргә бай. Еллар үтәр һәм сез аңларсыз, сезгә мәктәп һәм остазларыгыз күпме файдалы киңәшләр биргәнен дә, күпме белем һәм игелек иңдергәнен дә”, - диде Татарстан Президенты. 
Рөстәм Миңнеханов мәктәп биргән белемгә нигезләнеп, чыгарылыш класс укучылары үзләренең мөмкинлеләрен үстерерләр, республика һәм илебез үсешенә лаеклы өлеш кертерләр, дигән ышаныч белдерде. “Сезнең һәрберегез шуны аңларга тиеш. Инициатива һәм теләктән бик күп нәрсә тора. Яңа белемнәр һәм тәҗрибә туплауда туктап калмагыз”, - дип киңәш бирде ул. Ул чыгарылыш класс укучыларына ныклы омтылыш, уңышлар, алда туган авырлыкларны җинәргә зур энергия теләде. 
Татарстан Президенты әти-әниләрне һәм педагогларны да, балалар тәрбияләүдәге осталыклары өчен рәхмәт белдереп, кайнар котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев