Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәерле юл сезгә, Апас егетләре

Район хәрби комиссариатында язгы чакырылыш дәвам итә. 19 июньдә беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә юл алды.

(19 июнь, “Апастово-информ”). 
Районыбызның кыю, батыр 8 егетен армия сафларына озаттык. Урта Балтайдан Риналь Әхмәтов, Үтәмештән Ралив Вәгыйзов, Кызыл Таудан Фаил Вафин, Танай-Турайдан Рамил Маннапов, Төбәк Черкененнән Роман Патшин, Заготзернодан Инзил Тимершин, Ранил Хәеров, Кызыл Таудан Ильмир Хәйбуллинны әти-әниләре, туганнары, якыннары, дуслары озатып калды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов егетләргә хәерле юл теләп, бүләкләр дә бирделәр. 
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров егетләргә киңәшләрен биреп, районыбыз горурлыгы булып хезмәт итүләрен теләде. 
“Без хезмәт итәргә әзер!” – диделәр егетләр. Хәрби комиссариат янындагы баганага кулъяулыклар бәйләп, солдат хезмәтенә юл алдылар. Аларга ак юллар, ышанычлы дуслар, җиңел хезмәт телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев