Хезмәт Батыры хөрмәтләнде
Бүген - 8нче гыйнварда Хезмәт Даны Орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьяновка 85 яшь тулды.
(8 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Янгелде авылында гомер итүче атаклы механизатор Василий Аверьянов туган көне уңаеннан район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хөрмәтләнде. Котлау хатларын юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова тапшырды.
“Шушында туып-үстем, шушы авылда хезмәт иттем, шушында туган йортымда гомер итәм. Барлык хезмәт юлымны авыл хуҗалыгына багышладым. Туган авылым кырларыннан мул уңыш алу өчен армый-талмый эшләдем. Гомер буе туган колхозым өчен тырыштым. Хезмәтемне җитәкчеләр дә һәрчак күрә, бәяли белделәр. Яхшы күрсәткечләрем өчен Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләндем. Хәзер дә республика, район җитәкчелеге һәм халкымның хөрмәтен тоеп яшим. Барлык бәйрәмнәрдә, туган көннәремдә килеп зурлыйлар, бүләклиләр, хәлләремне белешеп кенә торалар”, - дип сөйли Василий Аверьянов.
Бүгенге көндә Василий Аверьянов кызы Наташа һәм улы Сережа белән гомер кичерә. Кызы Наташа әтисенең сәламәтлеген көндәлек кайгыртып тора, аңа ярдәм итеп яши.
“Абый безнең иң яраткан, иң якын кешебез. Ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Без барыбыз да аңардан үрнәк алып, аның белән горурланып яшибез”, - ди сеңлесе Надежда Чернова да.
Василий Аверьянов олы яшьтә булуына карамастан, әле дә бик актив, бер дә тик утырырга яратмый. Гел эштә, хәрәкәттә, кечкенә генә хуҗалыгы да бар. Үзенә һәрчак эш, шөгыль табып кына тора. Гомумән, әлеге гаиләнең бик итәгатьле, әдәпле булуы, йортның җылылыгы, нурлылыгы һәркемне сокландырырлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев