Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов котлаулар кабул итте

Янгелде авылында гомер кичерүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов 84 яшьлек туган көнен каршылды.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән дан казанган Василий Игнатьевич Аверьянов янында булып, район башлыгының ихлас котлау сүзләрен җиткереп, күчтәнәчен тапшырды. Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова олы хөрмәтен белдереп, ихлас тәбрикләүләрен юллады.
Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтен дәвам итә ул. Хөрмәтле ил агасының гомер көзләре дә кадер-хәсияттә, балалары тәрбиясендә үтә. Районда да аны олысы-кечесе хөрмәт итә. Аның хезмәт юлы һәркемгә үрнәк һәм өлге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев