Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Хезмәт Даны шәһәре” исеменә лаек Казан

Мэрия шуның өчен тавыш бирергә чакыра. Шәһәребез шундый мактаулы исем алуга 20 дәгъвачы арасында.

(9 июнь,“Апастово-информ”).


“Хезмәт Даны шәһәре” мактаулы исеме Бөек Ватан сугышы елларында Жинүгә аеруча зур өлеш керткән шәһәрләргә бирелә. Казан шәһәре 20 дәгъвачы арасында. Шәһәрнең башкарма комитеты татарстанлыларны республика башкаласына шунды мактаулы исем бирү өчен тавышларын күрсәтергә чакыра.
Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Элегрәк, “Татар-информ” “Хезмәт даны шәһәре” исеменә тавыш бирү Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү белән бер үк вакытта үткәрү планлаштырылуын хәбәр иткән иде.
Казанга мактаулы исем бирүне Татарстанның беренче Президенты - дәүләт кинәшчесе Минтимер Шәймиев яклап чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев