Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Хезмәт иткәнемне онытмаганнар”

Кече Бакырчы авылында яшәүче Сәүдә әби Зыятдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев Сәүдә әбине тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

(7 июнь, “Апастово-информ”).


Сәүдә әби авыр елларны үз җилкәсе аша уздырган. Ат җигәргә дә, үгез җигәргә дә туры килгән аңа. Озак еллар фермада сыер сауган.



“Хезмәтемне сугыш вакытында ат җигеп башладым. 10нар капчык икмәкне арбага күтәреп куеп ташыдым. Аннан үгез бирделәр. Кырдан салам, көлтә ташу эшенә алындым. Бик күпне күрдем, - ди ул.

Сәүдә әби Атказанган колхозчы исемен йөртә, хезмәт ветераны, “Социалистик хезмәт җиңүчесе” билгеләре иясе. Алдынгы сыер савучы буларак һәрчак макталган, данланган.



Сәүдә әби балаларының игелеген күреп, оныклар хөрмәтен тоеп гомер кичерә. 5 бала тәрбияләп үстергән. 2 баласын югалту ачысын сабыр йөрәге белән күтәргән. Бүгенге тормышына шөкер итеп яши.



“Хезмәт иткәнемне онытмаганнар. Бик зурладылар. Рәхмәт сезгә”, - ди әби. Аны туганнары, тирә-күршеләре дә тәбрик итте. Күршегә кунакка кайткан Мәскәү егете Артур изге догаларын яңгыратты. Аның күрше әбисенә хөрмәте аеруча да зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев