Хезмәт командировкалары канына сеңгән
Хөрмәтле хезмәттәшебез, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, авыл хуҗалыгы буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Җамалиев Ришат Камәртдин улы үз тырышлыгы, көче, белеме белән тормышта лаеклы урынын тапкан кеше.
Шәхес буларак та, журналист буларак та ирешкән уңышлары шактый. Гомер бәйрәме уңаеннан яңартырлык хатирәләре, горурланып сөйләрлек уңышлары, матур үткәннәре бар аның.
Ришат абый, моннан 34 ел элек, хәрби бурычын үтәп, кулына журналист дипломы алганнан соң “Йолдыз“ газетасына эшкә килә. Хезмәт кенәгәсе берничә редакторның кулы аша узса да, эш урыны шул ук кала. Бирегә имзалар бары тик хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелү сәбәпле генә куела. Шул ук вакытта зур тәҗрибәсе янына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, язган мәкаләләре, китаплары, төшергән фотосурәтләре өстәлә бара. Аларның инде иге-чиге юк!
Ришат абыйның хезмәт командировкаларына бару канына сеңгән. Аның янына нинди генә йомыш белән керсәң дә, иң элек: “Барам! Барам!“ – дигән җавап ишетәсең. Шул ук вакытта мәшәкатьләргә чумып “онытып җибәргән“ чаклары да булгалый. Бу чакта да югалып калмый, компьютерыннан башын күтәрми генә: “Бардым! Бардым!“ – дип җаваплый. Шул арада, 15 минуттан мәкаләсе дә әзер була! Бер генә очракта да югалып калмый ул.
Ришат абый 10 елдан артык районның ирекле халык дружинасы әгъзасы булып тора. Тәртипле, имин тормыш хакында язып кына калмый, анда шәхсән үз өлешен дә кертә.
Гаиләсе белән мактана һәм горурлана ала Ришат абый. Тормыш иптәше Резидә апа белән 40 елга якын тату гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр, тормыш юлына чыгардылар. Бүген 8 оныкның иң сөекле дәү әтисе ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев