Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт министрлыгы күчеп эшләүче яшьләргә ярдәм итүнең яңа программасын тәкъдим итте

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 35 яшькә кадәрге күченеп эшләүчеләрне субсидияләү буенча программа әзерләгән, дип хәбәр иттеләр журналистларга министрлык матбугат хезмәтендә.

Тиешле карар проекты җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Документ расланган очракта, финанс ярдәме 35 яшькә кадәрге яшьләргә күрсәтелергә мөмкин. Гражданин 116 800 сум күләмендә акча алачак. Бу акча беренче вакытка күченү һәм торак арендасы өчен түләү чыгымнарын каплаячак», - диделәр министрлыкта.

Программа буенча Бурятия, Коми, Хакасия, Байкал аръягы, Красноярск, Приморье, Хабаровск крайлары, шулай ук Амур, Вологда, Иркутск, Калининград, Кемерово, Ленинград, Магадан, Мурманск, Новосибирск, Омск, Псков , Сахалин, Свердловск, Төмән, Еврей автономияле өлкәләренә, Ханты-Манси, Чукотка, Ямал-Ненец автоном округларына күчәргә мөмкин булачак.

Программада эшсезләр сыйфатында теркәлгән, бер елдан да ким булмаган эшсез төбәктә: Алтай, Дагыстан, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Карачай-Черкессия, Төньяк Осетия-Алания, Тыва, Чечня республикаларында яшәүче 35 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, яңа эш урынына күчкәч, яшь кешегә җирле халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килергә, күченү турында килешү һәм яңа урында төзелгән хезмәт килешүен күрсәтергә, шулай ук аны алуның өстенлекле ысулын күрсәтеп, түләү алу өчен гариза бирергә кирәк булачак.

«Федераль бюджеттан гражданнарны эшкә урнаштыру өчен төбәкләргә акча күчерү ай саен күчү факты буенча башкарылачак», - дип өстәделәр министрлыкта.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/xezmat-ministrlygy-kucep-eslauce-yaslarga-yardam-itunen-yana-programmasyn-takdim-itte-5857496

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев