Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт министрлыгы Яңа ел алдыннан ял көннәре турында аңлатма бирде

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2019 елның 31 декабрендә ял көне бирү мөмкинлеге турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле аңлатма бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елның декабрендә Татарстан Республикасында эш (хезмәт) вакытын оештыру турында» Татарстан Республикасы Президентының 19.12.2019 ел, № 422 боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренә, 2019 елның 28 декабре өчен 2019 елның 31 декабрендә хезмәткәрләргә ял көне бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.   Бу очракта РФ Хезмәт Кодексының 113 һәм 153 статьяларында билгеләнгән таләпләрне үтәлергә тиеш. РФ Хезмәт Кодексының 113 статьясы нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү хезмәткәрнең язма ризалыгы белән һәм беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә. дип яза Татар-информ.   Аерым хезмәткәрләр өчен закон тарафыннан билгеләнгән өстәмә гарантияләрне үтәү зарур. Федераль законнар һәм РФ башка норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә бирелгән медицина бәяләмәсе нигезендә сәламәтлеге буенча тыелмаган очракта гына, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә инвалидларны, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә җәлеп итү рөхсәт ителә.   Шул ук вакытта инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар үзләренең ял яки эш булмаган бәйрәм көнендә эшкә чыгудан баш тарту хокукы булуы белән танышырга тиеш (РФ ТК 113 статьясы).   РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, эш көне яки ял көненә турыдан-туры килгән сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими. 2019 елның 31 декабре РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә бәйрәм алды көне булып санала һәм бу көнне эш озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Шулай итеп 28 декабрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кими. Фото: пиксабай Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27569

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев