Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Хезмәтемнән күңел рәхәтлеге алам”

Ландыш Кәлимуллина күп еллардан бирле Каратун мәктәбендә пешекче булып эшли.

(6 март, “Апастово-информ”). 


Һәрчак ачык йөзле, тәмле телле аш-су остасы ул. Сайлаган һөнәренә тугры калып, тәҗрибә туплап, эшеннән ямь һәм тәм табып хезмәт итә. 
“Эшемне бик яратып башкарам. Яшьтән үк пешекче булырга хыялландым. Бер дә үкенмим. Хезмәтемнән күңел рәхәтлеге алам. Балаларны тәмле ашлар белән сыйларга тырышабыз. Сөтле боткалар, кайнар ашлар, кәтлит, фрикадельки, запеканкаларны - барысын да яратып ашыйлар”, - ди ул. 
Ландыш гаиләсендә дә җитез, уңган, өлгер хуҗабикә. Җәен бакчасы шау чәчәккә күмелә. Күбрәк розалар үстерергә ярата. Җиләк-җимешләре дә мулдан була. 
Тормыш иптәше Илнар белән ике кыз тәрбиялиләр. Олы кызлары Илүзә хәзерге вакытта Буа медучилищесында укый, кечкенәләре Ильвина 6нчы сыйныфта белем ала. Балаларын да эшнең авырына, җиңеленә бүлмичә, тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

#яшәавылымминем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев