Хезмәттә узган гүзәл гомер
1406
0
Гыйльфанова Гөлнур Камал кызы – мөгаллим-оештыручы, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы, РСФСРның мәгариф отличнигы, укытучы-методист.
Ул 1941 елның 4 февралендә Буа районы Исәк авылында туган. 22 яшеннән, 1963 елда Урта Балтай мәктәбендә математика укыта. Кирәк бит, армиядән соң, энергиясе ташып торган төбәкнең иң булдыклы егетләрнең берсе, Илгизәр Гыйлфанов та бу мәктәптә эшен дәвам итә (...ә ул мөгаллимлек эшен Борнаш мәктәбендә үк башлаган иде). Әле үзе дә математик-физик буларак, үз һөнәр сәгатьләре булыр әле дип өмет итсә дә, мәктәп директоры Нәби Гыйззәтов тәкъдиме белән физик тәрбия һәм башка төрле фәннәр "ассорти"ен укытырга ризалаша..? (бәлкем булачак кәләш очрыйсын сизенептер???)...
Гөлнур Камал кызын авылның ата-аналары, балалары бик нык үз итәләр, фикерләре, киңәшләре, шатлыклары, кайчак бочулары белән уртаклашалар...
Тиздән Илгизәр абый белән гаилә тормышын корып җибәрәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр...
Илгизәр Хаҗи улы берничә ел Бакырчы мәктәбендә директор булып эшли, аннан мәгариф бүлегенә укытучылар җитәкчесе итеп, билгелиләр, ә Гөлнур ханым "Декабрист хатыны" ролендә Апаска балаларны-гаиләне җыештырып алып килә...
Монда башка тормыш башлана, класста балалар күп, масштаб зур.... Өстәвенә 1981 елда укыту эшләре буенча директор урынбасары эшенә ризалаша. Тәҗрибәле мөгаллимнең киңәшләре һәрвакыт урынлы була, катлаулы вәзгыятьләр вакытында сабыр булып калу хезмәттәшләренә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
24 ел район мәгариф бүлеге мөдире хатыны булу җиңел эшләрдән түгел бит, җәмәгать?!! Эш урыннарында булган моң-зарлар өйгә кайтмады... (Моны аңлау өчен үзең бу рольдә булып карарга кирәктер...)
Менә шулай ел артыннан ел үтеп, ярты гасырдан артык бер оя-бер түбә булып яшәүләрен дәвам итә Гыйльфановлар.
Инде балалар да үз тормышлары белән замана ташкынында кайныйлар: Рим әнә Чехиядә "Азатлык" радиосында мөхәррир, ә Гөлназ ТР мәдәният министрлыгында эшли, Гүзәл әти-әни белән...
2001 елда Мәгарифтәге ирешелгән уңышлары өчен ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, тирән хөрмәткә лаек, тынгысыз хезмәттә гүзәл тормыш кичергән, абруйлы ветеран Гөлнур Камал кызының тормышы һәм хезмәте күпләргә үрнәк.
Рәмис Ногманов, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев