Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хикәя

Соңлап килгән бәхет

Тәрәзәгә кышкы усал җил бәрә. Ул бер җил булып сызгыра да, бер буран булып дулый. Тәрәзәләргә кага, җаннарны талый, күңелләрне шомландыра. Һич кенә дә тынычланырга теләми. Бу ярсу эчендә ниләр барын Алинә аңлыйдыр кебек. Күңел халәте тулып ташыганда ул да шулай кая барып бәрелергә, сугылырга, ышык эзләргә, кемнең аягына барып сарылырга белмәгән иде бит. Ләкин табигатьнең тәңкә карлы, җылы, матур көннәре алмашынып килгән кебек, кызның да тормышында күңелле вакыйгалар, истәлекләр, яшәп туя алмаган көннәр кабатланып тора. Авырлык арты җиңеллек килер дип өмет итүләр юкка булмаган. Соң булса да бәхет аны үзе эзләп таба. Мөгаен, сабырлыгы, түземлеге, үзе булып кала белгәне өчендер...

Алинәнең кечкенә генә йөрәге аша үткәннәрне сурәтли китсәң, мөгаен, тиз генә туктап булмас иде. Түкми-чәчми алар күңел түрендә саклана, аны гомер буйлап озата бара, хаталарны төзәтеп һәм үзе кичергәннәрне кызы язмышында кабатламаска тырышып яши ул.

...Курчак хәтле генә бәбине әллә нинди уңып беткән чүпрәкләргә төреп, Алинәнең янына китереп салдылар. Ә Алинә сөенергә дә, көенергә дә белмичә аптырап, бәләкәчкә күз кырые белән генә караш ташлады. Якын да, шул ук вакытта чит тә иде ул. Кагылырга да куркыта, кагылмасаң да эчтә ниндидер бер кызгану, жәлләү хисе бар. Нишләргә аңа? Кызым дип кулына алыргамы? Бит очыннан пәп итәргәме? Аякларын тотып караргамы? Башыннан сыйпаргамы? Әллә инде... Ичмасам палатада да ялгызы. Киңәш бирер, серен сөйләр, һичьюгы шелтәләр берәр өлкәнрәк кеше дә юк. Ә табиблар керәләр дә, чыгалар. Чөнки бала тудыру йортында бәләкәчләр туып тора, гаиләләренә китеп тора. Анда Алинә кебекләр бик күп. Аларның яшь әнинең хәлен сорашып, хәленә кереп утырырга вакытлары да, теләкләре дә юк.

Караңгыда адашкандай үз уйларына үзе чуалды кыз. Чыгар сукмак, якты юл таба алмый газаплана хәзер менә. Әллә яшьлеге белән, әллә курку хисе көчлерәк булды, ул хәтта әни булу бәхетен дә аңламый әле. Башында бары тик бер генә уй: әтисенең кем икәнен дә белмәгән баланы күтәреп ул кая барыр? Кем аңа якты йөз күрсәтер, почмагына сыендырыр? Хастаханәдә калдырып чыкса да, аның бу гамәлен кем аклар да, кем башыннан сыйпар. Битен ике кулы белән каплап, ни эшләргә белмичә озак утырды ул. Гүя шулай чын йөзен яшерде, бөтен дөньясыннан, мәшәкатеннән качып котылырга теләде. Ялгышларын танырга теләмәсә дә, хаталануының җимеше булып, янында мыш-мыш сулап үз нарасые ятуын кире кага алмый иде. Ул бит аныкы, ул бит аның йөрәк турында яралган, ничә айлар карынында йөргән.

Баланың елап җибәрүе аны уйларыннан азмы-күпме айнытты. Курка-курка гына булса да кулына алып, куенына кысты. Аннан йөзенә текәлде. Күзләренә туп-туры карап, түм-түгәрәк битле, кара чәчле, кып-кызыл битле кызы ята иде. Алинәнең тәне буйлап ниндидер бер туңу, калтырау йөгерде, каз тәне бәреп чыкты. Әтисез генә түгел, әнисез дә итәргә ярыймы соң балаңны? Ничек инде шушы нарасыйны чит кулларга тапшырасың, ничек итеп аны читкә этәрәсең, – дип куйды ул һәм хастаханә тәрәзәсенә төбәлеп, уйларында балачагы буйлап йөгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев