Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хикәя

Соңлап килгән бәхет.

Ә менә хәзер үз кызы әтисенең исемен генә түгел, кем икәнен дә белмәячәк бит.Күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды Алинәнең. Үз әрнүләренә кызы өчен борчылуы да кушылды. Җан әрнегән мизгелдә зарын сөйләр кешесе дә юк бит аның. Бердәнбер якын кешесе дәү әнисе дә гүр иясе булып куйды. Хастаханә караваты шыгыр-шыгыр килеп, аны уйларыннан бүлергә тырышса да, мөлдерәп ташыган күңелне тыям димә шул. Бигрәк үзәк өзгеч булып исендә калган ул көннәр. Үтмәс кебек авыр мизгелләр, өзгәләнгән, телгәләнгән, бәргәләнгән чаклар бүген генә кебек.

- Кызым, кыен чакларыңда күккә кара. Иксез-чиксез галәм сине һичшиксез тынычландырыр, йолдызлар яшәү көче, серле ай өмет өстәр, - дия иде әбисе. – Юан кәүсәле агач күрсәң, аны барып кочакла. Ул сиңа көч-куәт өстәр, шул ук чакта сердәшчең дә булыр. Иң якын дустың да саклый алмаган серләрне агач кәүсәсе үзенә сеңдерер. Ә агач шавында, балам, синең кебек бик күп сагышлы кешеләрнең язмышлары чагылыш таба, - дип сөйли иде ул.

Менә хәзер әбисе исән булса, ул Алинәне юатыр, аңа көч бирер киңәшләрен кызганмас иде. Хәер, әбисен сагынган, аңа рәхмәт әйтәсе килгән чаклары күп кызның. Рәхмәтен әйтергә, ихтирамын белдерергә дә соңга калды. Яшьлеге, балалыгы белән алдарак кирәген белмәде. Менә хәзер үзе әни булгач, барлык төшенчәләр аңа таныш.

Сагына, бик сагына Алинә әбисендә кадерле кунак булып яшәгән көннәрен. Хәзер ул аны үзе дә түр башында гына утыртыр иде. Ләкин әбисе инде юк, аның янәшәсенә сыенып яшәгән чаклар да озакка бармый шул.

Ания югалып кала, үзенә кыенлык китерә торганнардан түгел. Яшь кенә булса да, ул кыенлыктан чыгу юлын таба. Башта баланы авылга әнисенә кайтара. Бер елдан тагын кияүгә чыга. Тик бу юлы инде законлы рәвештә язылышмый, бала табарга ашыкмый. Бер авызы пешкәч, өреп кабу ягын карый. Әнисе еш чирли, үзенә тәрбия, тынычлык кирәк була башлагач, баланы яңадан шәһәргә алып китеп, үз канаты астына сыендыра. Кечкенә генә бүлмәдә өчәү яши башлый алар. Калага килгән чакта әнисе белән яшәүче абыйга әти дип дәшү турында хыялланса да, Алинә ул ирне беренче күрүдә үк ошатмый. Аның әтисе мондый җитди, мыеклы һәм кыска буйлы булырга тиеш түгел дип фикер йөртә бала күңеле. Ул Алинәнең күңелендә яшәгән әти белән бер дә чагышмый. Үзе дә әллә ни якты йөз күрсәтмәгән әти белән кыз уйный да, шаяра да, аны җитәкләп урам буйлар йөри дә алмый. Бала гына түгел, өлкәннәр моны үзләре дә кирәксенми. Иркәләп утырмасалар да, кул күтәрүче, кагучы-сугучы булмагач, Алинә нәни генә булса да, артыгын өмет итми. Тик менә авылны, көн саен авыл сөте белән сыйлаучы, кибеткә алып барып тәмле конфет алып бирүче әбисе генә сагындыра.

Мәктәпкә укырга кергәч, Алинә ачылып китә. Ул биредә яңа дуслар таба, укытучыларны ярата, түгәрәкләргә языла. Көннәре мәктәптә узып, өенә соң гына кайткач, вак-төяк мәшәкатьләр дә, ыгы-зыгылар да аңа бик күренми, аңлашылмый. Тик көннәрнең берендә үзләрендә яшәүче абыйның өйдә күренмәвенә, кайтып кунмавына игътибар итми кала алмый. Соңрак ул абыйны икенчесе, аннан өченчесе алмаштыра. Алинәнең генә аларның берсенә дә әти дип әйтәсе килми. Үсә барган саен йөрәк түрендә әнисенә әйтәсе килгән, әмма әйтә алмый йөргән сүзләре күбрәк җыела. Тик, ике эштә эшләп, соң гына арып-талып өенә кайткан, күпме генә эшләсә дә, ай буена җитәрлек, тәмле ашарлык, матур киенерлек акча таба алмаган әнисенә дәшә алмый. Ризасызлыгы йөзенә моңсулык булып язылса да, нишләмәк кирәк, гаиләне сатып, әнине сайлап алмыйлар.

Алинә 9 классны тәмамлау белән тулай торагы булган берәр уку йортына китеп урнашырга тели. Ләкин калада яшәү урыны булган кызга тулай торак белән тәэмин итү тиеш булмавын аңлатып, тизрәк кайтарып җибәрү ягын карыйлар. Ләкин бер бүлмәдә, һаман-һаман чит кешеләр белән яшәүдән туйган үсмер кызның карары нык була. Ул интернеттагы белдерүләр буенча уку йорты табып, үзләренең ерак туганнары яшәгән район үзәгенә барып урнаша. Бу вакытта туганнары күз уңында тотар дигән уйлар белән әнисе дә ризалаша.

Тик менә ирекле тормышка ашкыну кулына диплом алганчы ук бала туу турындагы таныклык алу белән тәмамлана. 17 яшендә Алинә бала таба. Борчылулар, кемнәндер ярдәм, аңлау көткән көннәр бәләкәч дөньяга аваз салу белән генә тәмамланмый. Аны әнисе өенә алып кайтырга, зинадан туган баланы почмагына сыендырырга теләми.

Яшьлеге белән Алинә алдануын аңлап бетерми. Ә инде үзенең бала көтүен белгәндә берничә ай үтеп тә киткән була. Ул табибларга барып киңәш, ярдәм сорап караса да, аңа беркем дә баланы юк итәргә булышмый. Чөнки яшьлек хатасы өчен гомер буе күз яше түгеп яшәвен теләмиләр. Табиблар яныннан кайткач, бу хәбәрне әнисенә дә, туганнарына да җиткерергә курка ул. Ә инде барысы да сизеп алганда нарасыйның туар көненә дә күп вакыт калмаган була.

Куркыныч төш кебек тоелган бу көннәр хәзер инде артта калган. Алинә дә баланы табуына шөкер итеп, үзен сыендырган туганнарына рәхмәтләрен әйтеп яши.

Әнисе аңламаганда алар аны канат астына сыендырды. Бер тиенсез, кая барасын да белмәгән килеш, кечкенә баласын тотып хастаханәдән чыкканда алар аны үзенә дә әйтмичә, баскыч төбендә каршы алды. Үзе дә бала гына килеш төннәр буе кызын күтәреп чыккан көннәр җиңел булмаса да, Алинә бүген үзенең бәхетен тапкан. Шушы ук авылда китапханәче булып эшкә урнашкан. Хатыны вафат булып, биш яшьлек кызы белән ялгызы торып калган иргә тормышка чыккан. Бер генә яшь аермалары булган ике кыз апа-сеңел кебек бер-берсеннән аерыла да алмыйлар. Алинәне иң сөендергәне – аның кызының әти дип сөярлек кешесе бар. Илфар кызны бик ярата. Шуңа җавап итеп, Алинә дә аның кызын үзенеке белән тигез күрә.

Алинәнең үз әнисенең генә кызына карата күңеле һаман да эремәгән. Күрәсең, беренче иренә булган үпкә, ачулары аның чалымнары булган кызын күрү белән кабат яңара да, бәхетсез гаилә юлы өчен үч алу теләге уята. Дәү әнисе әйткәнчә, кешеләргә ачу саклап бәхетле булып булмый. Әбисе Алинә күңеленә сеңдергән тормыш төшенчәләрен, никтер, үз кызына сөйләргә оныткан шул. Ә бәлки сөйләп тә, алар йөрәктән-йөрәккә барып җитмәгәндер.

Алинәнең әнә ялгышлар белән башланган юлы башка борылыш алып, бәхеткә илтә. Хаталанган кешегә туры юл күрсәтүче, шәфкатьле кулын сузучылар булганда шатлыклы күз яшьләренә ерак түгел. Хаталар артында өлкәннәр, әти-әни, гаилә ялгышлары ятуын танучылар гына сирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев