Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хикәя

Соңлап килгән бәхет.

Балалар бакчасында йөргәндә үк Алинәнең әти сүзен әйтәсе килә иде. Бар балалар килеп әтиләре белән уйнарга чыгулары, кунакка барулары, йә булмаса әтиләренең берәр уенчык, тәмле әйбер сатып алып кайтулары турында сөйләгәндә, ул да эченнән генә әллә нинди хыялларга бирелеп, үзе уйлап чыгарганнарга ышанып, аннан аның беркайчан да чынга ашмаячагын белеп әрнеп-әрнеп елаганнары да исендә. Качып кына әти дип әйтеп караганы да, ялгызы гына өйдә калганда курчаклары белән әти дип сөйләшкәне дә бүгенгедәй хәтерендә. Җансыз курчаклар җавап бирмәсә дә, ул күрше малайлары рәнҗетүен дә, әнисенең соң кайтуын, көтә-көтә арып бетүен дә шул уенчыкларына сөйләп юанды, шулай тынычланды. Әти дип хыялланды, чөнки әнисе кыз бала өчен артык ягымлы түгел һәм өзелеп тормый иде. Аның гел-гел вакыты булмады, эше күплектән, өлгерә алмаудан зарланды. Йоклаганда бармагын тотып йоклыйсы килсә дә, Алинәгә бу кечкенә бәхет тә татымады, әнисе көн саен эштән арып кайта, кызын юатып утырырга хәле юк иде.

Дәү әнисе дә дәү әтисен бары яхшы яктан гына, дөнья бәясе кеше дип телгә ала. Аны гомер буе сагынып яшәвен яшерми. Тигезлек белән 15 кенә ел яшәп кала алар. Йөрәк чиреннән көтмәгәндә тормыш ярын югалтуын бик авыр кичерә дәү әнисе. Тормыштагы терәген, пар канатын башка беркем белән дә алмаштырырга теләми. Калган гомерен ялгызлыкта, эчтән генә Хәйрулласы белән сөйләшеп, нинди генә эшкә тотынса да киңәшләшеп уздыра ул. Алинәнең күңеленә дә бер тапкыр да күрмәгән дәү әтисенә хөрмәт әбисе сөйләгәннәр буенча сеңгән. Әтисенең дә дәү әтисе кебек әйбәт кеше булырга тиешлегенә ул шушы уйлар аша ышанган. Тик әтиле булу өметләре генә акланмаган. Әнисенең усал карашы гына бер дә күз алдыннан китми...

Берсендә кызчык әнисен көтә-көтә арыганнан соң, тәрәзә төбенә утырып шәһәрне күзәтергә булды. Үзе бик кечкенә булгангамы инде, аңа өченче кат тәрәзәсеннән аска карау бик куркыныч, ә йортлары бик биек күренгән иде. Шушы куркуы белән ашыгып тәрәзә төбеннән төшкәндә ялгыш аягы бәрелеп китеп зур көзгеләрен ваткан иде ул. И орышкан, әрләгән иде әнисе. Хәтта елый-елый үксеп беткән сабыйсын йокларга да яткырмаган, юатмаган, ялгышлык белән эшләнүен аңламаган иде. Чит кулларга калдырса, аның кызын да юатучы, яратучы булмаячак бит дип уйлап куйды. Аналык хисләре артканнан-арта барды. Юк, ул газиз баласын беркемгә бирмәячәк, хәтта үзен тудырган әнисе аңламаса, йортына кертмәсә дә. Әнә бит кызының әни булуына ике көн вакыт узса да, аның килеп түгел, хәтта шалтыратып та хәлен белешкәне юк. Алинәнең уйлары кабат үткәннәргә барып тоташа. Бүлмәдә тынлык, ялгызлык һәм уйлар тантана итә...

Шәһәр фатирында торалар алар. Күршеләргә күз-колак булырга кушып, әнисе бик еш кына чыгып китә. Шымы да чыкмаган кыз янына күршеләре дә бик кереп йөрүне кирәк санамый. Бер үзе, бер ялгызы ничек тавышлансын соң инде ул бала. Кыз үзе әнә шундый курчаклар белән сөйләшеп уйный торган уен уйлап таба, шулай юана һәм үз-үзенә бикләнә. Хәер, аның белән сөйләшеп утыручы да, балам дип башыннан сыйпаучы да, алдына утырып сөюче дә булмый.

Әнисе Ания Алинәне 20 яшендә тапкан. Гаилә корып ике ел узуга, тормыш иптәше белән характерлары туры килмәвен сәбәп итеп аерылышканнар. Ания шәһәрдә яшәп калган, ире туган якларына кайтып киткән. Шуның белән гаиләсе һәм кызы турында да оныткан. Бер яшьлек Алинә әтисен күрү, исендә калдыру түгел, хәтта аның исемен дә ишетмичә үсә. Әтиләрнең исемнәре дә барлыгын да ул соңрак кына белә. Бар иде бит аның альбомнар арасыннан әтисенең фотосурәтләрен эзләгән, зур үскәч барыбер эзләп табам дип хыялланган көннәре. Фатирда әтисе белән бәйле истәлекләрне саклаучы бер генә нәрсә дә калмаган иде шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев