8 март - халыкара хатын-кызлар көне
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас котлыйм.
Хатын-кыз дигән илаһи зат җан җылысын биреп, якыннарына һәм туганнарына наз бүләк итеп, дөньябызны кояш кебек яктырта, күңелләргә тынычлык хисләре иңдерә. Бездә нинди яхшылык, шәфкатьлелек, игелекләр булса, барысы өчен дә сөекле әниләребезгә, хатыннарыбызга, апа-сеңелләребезгә, әбиләребезгә бурычлыбыз.
Гүзәл хатын-кызларыбыз! Сезгә бары тик сәламәтлек, хәерле озын гомер, яшәү дәрте һәм якыннарның күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим. Йөрәкләрегез тулы мәхәббәт һәм шатлык булсын!
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев