Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәсияттә, җәннәттә яшим, дип сөенә акъәби

Шәмбалыкчы авылында гомер итүче Фатыйма әби 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

(25 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


“Әнкәемне бик зурлап карадым. Шуңа күрә, үзем дә игелек күрәм, хәсияттә яшим. Кызларым бик яхшы тәрбиялиләр, оныкларым да бик якын күрә, кияүләрем дә бик акыллылар”, - дип уртаклашты шатлыгы белән акъәби.

Фатыйма әби Шәрәфиева гомере буе колхозда хезмәт иткән. Бозаулар караган, сыер сауган. Лаеклы ялга чыккач та, эштән туктамаган. Ындыр табагында, чөгендер, бәрәңге кырларында тир түккән. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергән. Тик, кызганычка каршы, бердәнбер ир-баласы 22 яшендә фаҗигале төстә вафат булган. Аның ачысы гомере буе күңелендә бер төер булып уелып калган.

Фатыйма әби кызы Гөлчәчәк, кияве Илдүс тәрбясендә гомер кичерә. Казанда яшәүче кызлары да, оныклары да еш кайтып йөриләр. Бүген дә юбилеен билгеләп үтәргә дип җыелганнар алар.

Реклама

“Әниебез үз-үзен карый ала, хәтере бик яхшы, үз аягында, ишегалды, бакчаларга чыгып йөрергә ярата. Дога, намазларыннан калмый”, - дип сөйлиләр сөенеп кызлары әниләре турында.

Фатыйма әби Шәрәфиеваны 90 яшьлек бәйрәме белән котларга, аңа хөрмәт күрсәтергә дип район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Шәмбалыкчы авылы җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин килделәр. Алар юбилярга Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының тәбрикләү открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев