Бөек Ватан сугышы башлану Кече Болгаер авылында яшәүче Дәүләтгәрәй Баһаветдинов күңеленә зур бер хәсрәт булып кереп калган.
Окоп казу, ат белән дәүләткә ашлык ташу, урман кисүләр – барысы да узган аның җилкәсеннән. 18 яше тулу белән Дәүләтгәрәй абыйны сугышка алалар. Көнбатыш Украинаны, Польшаны дошманнардан азат итүдә катнаша ул. Сугыш җилләре тынгач та 5 ел чик сакчысы булып хезмәт итә.
Нет комментариев