Хәтерләүдән курыкма син! Батырларны онытма син!
Җәмгыять һәм без

Хәтерләүдән курыкма син! Батырларны онытма син!

Югары Балтай авылында яшәүче Хәлилрахман абый Фәйзрахманов та илнең көнчыгыш чикләрен саклаучыларның берсе була.

Ул туган авылында 3 классны, Урта Балтайда 7 классны тәмамлый. 1943 елда яшьтәшләре белән хәрби хезмәткә алына. 1945 елга кадәр Монголиядә хәрби бурычын үти, Япония  һәм Кытайда хәрби өйрәнүләр үтә. Аннан яңадан Монголиядә, 3 ел Владивостокта, соңрак Удмуртиядә була. Бары тик 1950 елда гына туган якларына кире әйләнеп кайта ул. Авылда башта атлар карый. Соңрак колхозда амбар мөдире булып эшли.


Нет комментариев