Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кибеттән алган помидорның тәме булмаса, ничек тәмләндерергә?

Кибеттән сатып алган помидорның тәме булмаса, аңа тәм кертүнең берничә ысулы «Киңәшләр» сайтында чыкты.

Тәмләткечнең иң гадие – тоз.

Беренчедән, мондый помидордан ясалган ризыкны иң ахырда гына тозларга кирәк, юкса ул согын чыгарып бетерә.

Икенчедән, тоз әче тәмне бетерә, кислоталылыкны киметә.

Өченчедән, тәме булмаган помидор белән ясалган ризыкка тозлы кыяр, анчоус яки тозланган ит кушарга була.

Дүртенчедән, мондый помидорга тәмне шикәр дә бирә ала. Помидорны ризыкка салганчы, аны тәлинкәгә куеп, бераз шикәр сибегез. Бу лайфхакны төрле яшелчәләр белән кулланырга була.

Шикәр кибеттән алган помидорларга гына түгел, өлгергән помидорларга да тәмле тәм өсти, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kibettan-algan-pomidornyn-tame-bulmasa-nicek-tamlandererga-5863026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев