Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кичә кич Кильдуразда 3 яшьлек югалган баланы эзләгәннәр

Кичә-9 август кичендә Кильдураз тимер юл станциясенә район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме килде. Кичке җидедән соң бер гаиләдә 3 яшьлек сабыйның күз-колакка чалынмавына аптырап, әти-әниләре күршеләре белән бергәләп аны эзли башлыйлар. Таба алмагач, район полициясенә хәбәр итәләр, эте белән кинолог та сабыйны эзләүгә чыгарга әзерләнә. Шомлы вакыйга булган урынга...

Кичә-9 август кичендә Кильдураз тимер юл станциясенә район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме килде. Кичке җидедән соң бер гаиләдә 3 яшьлек сабыйның күз-колакка чалынмавына аптырап, әти-әниләре күршеләре белән бергәләп аны эзли башлыйлар. Таба алмагач, район полициясенә хәбәр итәләр, эте белән кинолог та сабыйны эзләүгә чыгарга әзерләнә. Шомлы вакыйга булган урынга 10 минутта килеп җиткән оператив төркемнең балиг булмаганнар һәм балалар хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова качып, олылардан яшеренгән урынында йоклап киткән исән-сау баланы шифоньер астыннан табып ала.

-Бу көнне авылда каурый-мамык җыючылар да йөрүен искәртсәк, әти-әнинең, авылдашларының халәтен аңларга буладыр. Балаларны күзәтүсез калдыруның йөрәк өзгеч очраклары турында әледән-әле ишетеп торабыз, андый аяныч, гыйбрәтле хәлләр Апасыбызда булмасын берүк. Әти-әниләре җәен шәһәрдән авылга әби-бабай янына кунакка кайтарган балалар аерым, җитди кайгырту һәм күзәтү астында булсын. Кеше, гаилә хәлләренә, проблемаларына битараф булуның ахыры кайчакта коточкыч-Түбән Новгордта иләс-миләс, психикасы бозык, сектант бер адәм актыгының 8 кеше (шуның алтысы-балалар) башына җитүе турында бөтен дөнья шаулый әнә...-ди инспектор Михайлова.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев