Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кичә кич Ябалак авылында шәхси йортта янгын чыккан

Кичә, 13 январь, 23.55 сәгатьтә Ябалак авылында Свердлов урамы, 16 нчы йортта янгын чыгу хәбәрен алдык. Вакыйга булган урынга 10 минут дигәндә 7 техника, махсус хезмәтләрдән 13 кеше килде. Янгынны сүндерүдә Рәхимов исемендәге хуҗалык һәм Балтай, Ябалактагы янгын деполары техникасы һәм янгынчылары да актив катнашты. Шушы ук төндә күрше Кайбыч...

Кичә, 13 январь, 23.55 сәгатьтә Ябалак авылында Свердлов урамы, 16 нчы йортта янгын чыгу хәбәрен алдык. Вакыйга булган урынга 10 минут дигәндә 7 техника, махсус хезмәтләрдән 13 кеше килде. Янгынны сүндерүдә Рәхимов исемендәге хуҗалык һәм Балтай, Ябалактагы янгын деполары техникасы һәм янгынчылары да актив катнашты. Шушы ук төндә күрше Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында да 17.20 сәгатьтә янгын чыгу турында хәбәр алдык. Бу янгында психик тайпылышлары булган бер кешенең төтеннән тончыгып үлү очрагы теркәлде,-дип хәбәр итә Апас территориаль янгыннан саклану районара идарәсе диспетчер-инженеры Гөлназ Шәфигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев