Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кичке Апаста “Йолдыз”лы Зәлидә

Район мәдәният йорты каршында “Йолдыз”лы Зәлидә узды. Ул һәр чәршәмбе көнне оештырыла.

(27 июль, “Апастово-информ”).


Каратун һәм Болынбалыкчы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре оештырган кичке уенга редакция коллективы да кушылды. Җыр-бию, күмәк уеннар, бүләкләүләр бер-берсен алмаштырып кына торды.
Тәмле коймак, кайнар чәй, төрле тәм-томнар белән сыйлану мөмкинлеге дә бар иде.
“Йолдыз”лы Зәлидәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да катнашты.
-Хәерле кич, хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән матур чарага җыелдык. Ник аның “Йолдыз”лы Зәлидә икәнен барыгыз да аңлагансыздыр инде. Мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә редакция хезмәткәрләре оештырган күңелле чара бара. “Йолдыз” (“Звезда”) - районыбызның төп мәгълүмат чыганаклары. Ләкин, газетаны чыгару гына түгел, аны һәр йортка илтеп тапшырырга да кирәк. Монда инде почтальоннар бик зур ярдәм итәләр. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, шәхсән үз исемемнән аларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар карны, яңгырны, кызу көнне белми һәрчак хезмәттә, - диде ул.
Кичәдә шулай ук “Йолдыз” (“Звезда”) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева, Буа элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Шәйхаттаров чыгыш ясады һәм аеруча нәтиҗәле эшләүче, район газетасына иң күп яздыртучы почтальоннарны бүләкләделәр.
Зәлдидә барышында сайтта барган “Яшел ут сиңа, гүзәл зат” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Райондашлар кичкә кадәр күңел ачты, бүләк, күңел күтәренкелеге алды.
Бу хакта тулырак “Йолдыз”дан укырсыз!

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев