Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кичке уен” кечкенә авылларны инли

Район мәдәният йорты каршында оешкан “Замандаш” агитбригада төркеме кечкенә авылларда “Кичке уен” проектын дәвам итә.

(26 август, “Апастово-информ”).


Мәдәният хезмәткәрләре әлеге проект кысаларында кичен халыкны ял иттерә. Алар Чәтбаш һәм Караборнаш авылларында шундый матур һәм күңелле чаралар узды.


Авыл халкы эшләре төгәлләнгәч, кичен бик теләп саф һавада ял итә, күңел ача, уеннарда катнаша, бүләкләр дә ала. Үзләре дә матур җырлар, чыгышлар әзерләп чыгалар. Дәвеш авылына Мәскәүдән кунакка кайткан автор-башкаручы Зөфәр Гөбәйдуллин авылдашларына җырларын бүләк итте. Әлеге мәдәни чараларда авыл җирлеге башлыклары да катнаша һәм изге теләкләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев