Кильдураз авылында яшәүче Миңнеасия әби Галиева котлаулар кабул итте
Акъәби 90 яшьлек юбилеен каршылады
(27 июнь, “Апастово-информ”).
Миңнеасия әби 90 яшьлек гомер бәйрәмен дә якыннары янәшәсендә билгеләп узды. Акъәбине район җитәкчелеге дә тәбрик итте. Район башкарма комитеты буенча эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы исеменнән ихлас котлауларын ирештерде, Котлау открыткасы тапшырды. Коштавылы авыл җирлеге Хөҗҗәт Сабиров авылдашларының җылы сәламнәрен, ихлас котлауларын юллады.
Миңнеасия әби гомере буе авыр хезмәт йөген тарткан, бик күп авырлыклар белән сыналган Миңнеасия әби Галиеваның урыны түрдә. Ул гомер көзләренең һәр мизгеленә, һәр якты көненә сөенеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев