Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Киленем мине үтерергә тели!»

«Улыма бу хәлләр турында шунда ук җиткердем».

"Минем шәһәр читендә урнашкан бакчамда кечкенә өем бар. Быел җәй улым һәм киленемә анда барып йөрергә куштым. Чөнки инде үзем бакчаны тәртиптә тота алмыйм, ә бакчаны аз гына карамасаң да чүп баса.
Күптән түгел мин бакчага барып, андагы хәлләрне белергә булдым. Элек тә шулай икәнен белә идем, хәзер инде моңа тагын да ныграк инандым: киленем минем үлемемне тели. Тели генә дә түгел әле, ә моңа булышлык итә. Киленем нәкъ минем бүлмә тәрәзәләре алдына 2 чыршы агачы утырткан. Барыбыз да белә, бакчада үсүче чыршы агачы үлем чакыра. Үлемне кемгә теләгәне дә билгеле инде. Әлбәттә, миңа!

Әлеге хәлләр турында шунда ук улыма җиткердем. Ә ул, ахмак, хәлнең нидә икәнен аңламый, хатынын яклаша. Имеш, килен агачларны балалар өчен утырткан. (Минем 4 һәм 5 яшьлек оныкларым бар). Имеш, Яңа ел бәйрәменә балалар бу чыршыны бизәячәк һәм янәшәсендә уйнаячак. Әмма бакча бит минеке! Яңа елны бәйрәм итәр өчен мин анда бараммыни?! Анда бит күпме кар көрәргә кирәк булачак!

Киленнең ни өчен моны эшләгәнен дә беләм! Үлем энергиясен китереп, ул тизрәк булган бөтен нәрсәмне мирас итеп алып калырга тели.

Минем тагын бер улым бар. Ул әле өйләнмәгән. Бөтен нәрсәмне аңа гына яздырып куйыйм микән әллә?

Киленемне якларга тырышмагыз да. Ул им-том, зодиак кебек әйберләрне яхшы аңлый. Агачларны казып алып ташларга кушкач - каршы килде. Димәк, чыннан да, бакчама хуҗа булырга тели.

Кичә эшче бригадасына шалтыратып, шушы агачларны чокып алуларын сорадым. Агачларны киленнең фатир ишеге төбенә илтеп куячакмын. Мине алай тиз генә үтерергә теләмәсен әле!" - дигән бер апа социаль челтәрләрдә.

Киленгә сабырлык бирсен инде...

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-09-26/kilenem-mine-tererg-teli-3454004

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев