Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кино+Театр» проекты кысаларында районнарда Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк

Быел «Кино+Театр» диеп исемләнгән проекты республика буенча эшен башлап җибәрә. Әлеге проект «Татаркино» оешмасы Камал театры белән берлектә әзерләнә.

«Татаркино» мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова сүзләре буенча, «Кино+Театр» проекты кысаларында Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә алалар. Әлеге спектакльләр рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтеләчәк.

Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.

«Кино+Театр» проекты программасы:

9 апрель - «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе, режиссеры М.Сәлимҗанов;

23 апрель - «Банкрот» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;

30 апрель - «Йөзек кашы» драмасы, режиссеры И.Зәйниев;

7 май - «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры И.Зәйниев;

14 май - «Миркәй белән Айсылу», режиссеры И.Зәйниев;

21 май - «Җанкисәккәем» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;

28 май - «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;

4 июнь - «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;

11 июнь - «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры - Р.Бариев;

18 июнь – балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Деревенский пес Акбай) режиссер - Л.Әхмәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев