Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кипкән үләнгә ут төртү очракларында штраф каралган

Табигатьтә артык коры һава торышы хәкимлек итә.


Янгын куркынычы гадәттән тыш югары булу сәбәпле, райондашлардан аеруча да саклык сорала.
- Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да дә күп бәхетсезлек очраклары булып тора. ялкын тиз тарала. Мондый көннәрдә коры үләнгә ут төртү, тәмәке төпчеге ташлап калдыру, ачык һавада учаклар ягу, кырдагы камылларны яндыру аеруча куркыныч. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәмәсәң, мондый гамәлләрнең бик аяныч тәмамлануы, торак йортларга, хуҗалык корылмаларына ут кабуы, кайчагында кешеләргә дә куркыныч янавы мөмкин, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Кашапов.
Янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы көннәрдә Акхуҗа һәм Каратун авыллары тирәләрендә кипкән үлән яну очраклары кабатланган.
–Кагыйдәләрне санга сукмыйча кипкән үләнгә ут төртү фактлары була икән, монда гаепле аерым кешеләр дә, юридик һәм вазифаи затлар да хәзер зур күләмдә штрафка тартылачак. Аерым кешеләргә 5-10 мең сум, вазифаи затларга 20-30 мең сум штраф салынырга мөмкин. Шушы арада гына да ике җирлектә коры үлән яну очракларының шаһиты булырга һәм сүндерергә туры килде. Бәхеткә, утр артык җәелергә өлгермәде, – дип кисәтә җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев