Китапханә хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды
Районның китапханә хезмәткәрләре үзләрен спорт ягыннан сынап карады.
(27 октябрь, “Апастово-информ“).
Алар районның универсал спорт залында ГТО нормативларын тапшырды. 60 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү һәм башка төрләр буенча сыналдылар.
“Китапханә хезмәткәрләре бердәм булып килде. Алар 5 этапта сынала. Мәдәният хезмәткәрләре үрнәгендә һәр оешма үзен сынап карый ала“, – диде спорт мәктәбе директоры Руслан Нургалиев.
Китапханәчеләр шат күңел белән барлык этапларны да үтте.
“Бер көнебезне сәламәт яшәү рәвешенә багышладык. Бүген барыбыз да бергә“, – диде Дәүләки авылы китапханәсе мөдире Валентина Шәйдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев