Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханә дигән серле дөнья…

Ябалак авылы мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсенең ишекләре һәрчак ачык. Белемгә омтылган һәр кеше авыл китапханәләренә юнәлә. Монда килгән һәр кешегә өлкән кешеме ул, укучымы баламы, зур игътибар бирелә, аларның үтенечләрен кире какмыйча, ачык йөз белән каршы алалар. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр халыкны тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аң-белем тарата.

Һәр эштә дә башлап йөри, бик төгәл, авылдашлары алдында да абруе зур Ябалак авылы китапханәчәсе Миләүшә Хәлилованың. 30 ел гомерен шушы хезмәткә багышлады ул. Китап фондында 7 меңгә якын китап бар, ул даими яңартылып тора. Газета-журналлар да күп килә биредә. Ә иң мөһиме – китапханәдән кеше өзелеп тормый. Үзәктән тыш Түбән Биябашы, Югары Биябашы һәм Шәмбалыкчы китап сөючеләренә дә күчмә китапханә хезмәте күрсәтә Миләүшә. Узган ел 9 меңнән артык китап биргән. Мәктәп укучыларының да яраткан урыны ул - китапханә. Төрле кичәләрдә актив катнаша алар. Ябалак мәдәният йортында, музейларда үтә торган төрле чараларны да бергәләп хәзерлиләр биредә. Мин үзем дә шушы системада эшләп чыккан кеше буларак, бу хезмәтнең күпкырлы, тынгысыз икәнен аңлыйм. Китапханәдә “Замандашлар” клубы эшләп килә. 2023 ел Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” булып билгеләп үтелә, шул уңайдан “Татар милли ашлары” дигән кичәдә катнаштык. Без монда татар табыны культурасы һәм ризык әзерләү сәнгате турында таныштык. Татар ашханәсе Татарстанга гына түгел, бөтен кешелек дөньясы мирасына искиткеч зур өлеш керткән хәзинә ул. Кабатланмас рецептлар әзерләү тәртибе белән дә таныштык, үзебез пешереп килгән милли ризыкларыбыз белән тәмләп чәй эчтек. Ә инде февраль аенда яраткан шагыйрьләребез Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның 85 еллык юбилейлары уңаеннан “Көчле рухлылар” дигән темага әдәби кичә, искә алу кичәсе үткәрдек. Аларның икесенең дә тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштык, аларга багышланган презентацияләр карадык. Нинди генә авыр язмышка дучар булсалар да, алар үзләрен дә яшәр өчен, тормышны, кешеләрне яратырга көч табып яшиләр, иҗат итәләр, зур гына җиңүләргә, дәрәҗәләргә ирешәләр. “Яралы язмышлар” дигән китап күргәзмәсеннән, аларның китапларыннан шигырьләр укыдык, Гакыйль Сәгыйровның карандашны теш арасына кыстырып ясаган картиналарын карадык. Кичәдә катнашучылар барысы да үзләре өчен рухи азык алып киттеләр.


Китапханәнең - китап укучыларда рухи матурлык тәрбияләргә, төрле кызыклы һәм файдалы чараларда катнашып, белешмәләр аша китапка мәхәббәт тәрбияләү төп бурычы булып тора. Китапханәбездә яңа алымнар кулланып, китап укучыларны китапханәгә тарту, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапханәнең бизәлешен матур һәм китап укучыларга уңайлы, белемнәрен арттыру урыны буларак бөтен мөмкинлекләр булдырылган.


Нурия Миңнуллина, Ябалак авылы туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев