Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күкшемнән Хаҗәр әбигә 90 яшь

Күкшем авылында гомер итүче Хаҗәр әби Туктагулованы 90 яшьлек юбилее белән котларга балалары, туганнары, күршеләре җыелган иде. Районнан да килеп котлауларына бик тә сөенде ул, кат-кат рәхмәт сүзләрен ирештерде. Хаҗәр әбинең ике улы, бер кызы бар. Бүгенге көндә улы Фирдүс тәрбиясендә яши. Әле дә авырыйм дип күңелсезләнеп утырмый ул. -...

Күкшем авылында гомер итүче Хаҗәр әби Туктагулованы 90 яшьлек юбилее белән котларга балалары, туганнары, күршеләре җыелган иде. Районнан да килеп котлауларына бик тә сөенде ул, кат-кат рәхмәт сүзләрен ирештерде. Хаҗәр әбинең ике улы, бер кызы бар. Бүгенге көндә улы Фирдүс тәрбиясендә яши. Әле дә авырыйм дип күңелсезләнеп утырмый ул.

- Мин балалар бик күп эшләдем. Бар эшнең, бар әйбернең матурлыгын гына күрдем. Тормыш ничек кенә авыр булса да, ямь табып яшәдем. Әле бүген 90 яшемдә дә чакырсалар колхоз эшенә чыгам, - дип тора Хаҗәр әби. Кызы Роза, оныгы Гүзәл, оныкчыгы Милана да кочаклап яратып кына торалар.

- Әни безнең бик сабыр, бер кайчан да зарланмый. Безне каршы алып, озатып кала. Гел шулай сәламәт булып, безне шатландырып яшәсен иде әле,- диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев