Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көнкүреш белән бәйле җинаять эшләре кабатлана

Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары гел халык арасында. Көнгә чыккач, мең төрле мәшәкатьне хәл итәргә туры килә үзләренә. Шыгай авылы егете Илшат Мухамов та әлеге тынгысыз һәм җаваплы хезмәтне сайлаган.

(17 ноябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


“2013 елда район эчке эшләр бүлегенә эшкә килдем. Иң элек шофер булып эшләдем. Аннан 2016 елда Борнаш ягына участок инспекторы итеп билгеләделәр. Өлкән хезмәттәшләрем тәҗрибәсенә таянып эшне башлап җибәрдем“, - ди ул.

Илшат Мухамов бүгенге көндә өлкән участок инспекторы. Ул Борнаш участогындагы 3 авыл җирлеге эченә кергән 9 авылга хезмәт күрсәтә. Шонгаты, Кече һәм Зур Күккүз, Түбән Барыш, Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш, Зур һәм Кече Болгаер авыллары халкы белән уртак тел табып эшләргә тырыша. Үзе дә Борнаш авылында полициянең кабул итү пунктын үз эченә алган йортта яши. Өлкәннәр һәм яшьләр, гомумән, җирлек халкы арасында кисәтү эшләре алып бара.

“Соңгы вакытта мошенниклык гамәлләре артты. Шулай ук йорттан-йортка кереп арзанлы әйберләрне биш бәягә сатып йәрүчеләр бар. Янгын куркынычсызлыгы җиһазларын куюны сәбәп итеп йортларга керүчеләр очрый. Әнә шундый шикле кешеләрдән, ялгышлардан саклау, алдан кисәтү безнең бурычыбыз. Күбрәк гаилә ызгышларын хәл итәргә туры килә. Көнкүреш белән бәйле җинаять эшләре кабатлана“, - диде участок инспекторы.

Илшат Мухамов үрнәк гаилә башлыгы да. Ул тормыш иптәше Әминә белән 2 бала тәрбияләп үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев