Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”

Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе Мөхммәд (с.г.в.) шулай ди: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Адәм (с.г.в.) яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак” (Мөслим).

Җомга көн – мөселманнарның догалары һəм изге гамəллəре кабул була торган мөбарəк бəйрəме. Имам Әбү Хәмид Мөхәммәд Газалиның «Әдәпләр» китабыннан җомга намазы әдәпләрен тәкъдим итәбез.

Намаз вакыты кергәнче аңа әзерлек эшләрен тәмамларга.
Вакыты керү белән, тәһарәтләнеп, мәчеткә иртәрәк барырга.
Тулысынча госел алырга.
Чиста киемнәр кияргә.
Тиешле күләмдә ислемай кулланырга.
Аз сөйләшергә.
Һәрдаим Аллаһы Тәгаләне зикер итәргә.
Имамга якынрак утырырга.
Хөтбә-вәгазьне сөйләшмичә тыңларга.
Намаз укыганнан соң гыйлем алу белән шөгыльләнергә.
Йөргәндә салмак кына атларга.
Бармакларны берләштермәскә.
Атлаганда кечкенә адымнар ясарга.
Башны бераз алга ияргә.
Мәчеткә ачык йөзле һәм күркәм кыяфәттә керергә.
Кешеләрнең сәламнәренә җавап кайтарырга.
Хатыйб мөнбәргә күтәрелгәннән соң намазлар кылмаска.
Хатыйб җәмәгатькә сәлам биргәндә аның сәламенә җавап кайтарырга.
Хөтбәне бөтен күңелне биреп тыңларга һәм нәсыйхәтләргә колак салырга.
Хатыйб җәмәгать тарафына борылып хөтбә сөйли башлаганнан соң, як-якка боргаланмаска.
Хатыйб мөнбәрдән төшмичә һәм мөәзин камәтне төшереп бетермичә намаз укырга басмаска.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-08-26/koyash-chykkan-i-h-erle-k-n-omga-2923202?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев