Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кояшкай» балалар бакчасына янгын сүндерүчеләр килгән

«Кояшкай» балалар бакчасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларга әзерлек максатыннан уку-күнекмәләр узды.

(16 сентябрь, "Апастово-информ").


Биредә хезмәткәрләр һәм балалар да катнашты.
Кисәтү сигналы килү белән балаларны тиз арада бакча территориясенә алып чыгу оештырылды.
Бинада бер кеше дә калмады.

"Бик кечкенә балалар да югалып калмады. Алар бар кагыйдәләрне дә беләләр иде һәм төгәл үтәделәр. Эвакуация куркуларсыз, төшенкелеккә бирелмичә генә узды", -ди бакча мөдире Алсу Хәйруллина.
Янгын сүндерүчеләр үзләренең эшләре, янгын сүндерү җиһазлары, машиналары, киемнәре белән таныштырдылар.
Янгын чыкканда, бәхетсезлек очракларында үз-үзеңне тоту турында сөйләделәр. Шырпы белән уйнауның куркынычын аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев