Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Комиссия эшен дәвам итә

14 февральдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров һәм район кулланучылар хокукларын яклау. "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова Чирмешән, Олы Бакырчы, Балтай, Акхуҗа, Сатмыш, Ындырчы авыл җирлекләрендә кибет хуҗалары, кибетчеләр белән очрашулар үткәрде. Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиленең Апас районы буенча ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева шулай ук халык...

14 февральдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров һәм район кулланучылар хокукларын яклау. "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова Чирмешән, Олы Бакырчы, Балтай, Акхуҗа, Сатмыш, Ындырчы авыл җирлекләрендә кибет хуҗалары, кибетчеләр белән очрашулар үткәрде. Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиленең Апас районы буенча ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева шулай ук халык арасында булып, күчмә кабул итүләр үткәрде. Бүгенге рейдның максаты-Апас районында кеше сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч янамаслык шартлар булдыру һәм законнарның катгый үтәлешенә ирешү. Кибетләрдәге товарлар, бигрәк тә азык-төлек продуктлары сакланышы, куллану вакыты һзм сыйфаты комиссиянең көндәлек күзәтүе астында тора. Иртәгә комиссия районда тикшерү, кисәтү-аңлату эшләрен башка авыл җирлекләрендә дә алып барачак. Дәүләт ветеринария күзәтчелеге, санитария-гигиена, "Роспотребнадзор" белгечләре дә алдан төзелгән график буенча барлык ашханәләр, рсторан-кафеларда үз бурычларын үтәүне дәвам итә.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев