«Көнләшүдән егетем кыйнады, юньләп йөрмәгән дә идек...»
Унбишенче шәһәр хастаханәсе. Өченче палата. Бер бүлмәдә дүрт кеше ята. Караваты тәрәзә янындарак урнашкан әби, чүп түгәргә чыккан җиреннән бозга таеп егылып, кулын сындырган. Аның янындагы хатын юл һәлакәтенә очраган. Тагын бер яшүсмернең кул чугы җәрәхәтләнгән, ә Фәимәнең баш мие селкенгән - аны егете кыйнаган.
Фәимә үзе белән булган вакыйгаларга ышанып бетә алмыйча, тора-тора гаҗәпләнеп куя, ничек инде яраткан Бәхтияре аны шулай кыйный алды икән? Карап торышка кыз 25 яшьләр тирәсендә, төскә-биткә әллә ни чибәр булмаса да, буе-сыны килгән, сөйкемле сөяге бар. Нәрсәсе беләндер үзенә тартып тора. Кибеттә кассир булып эшли. Гаиләдә бер генә бала булып үскән ул. Әтисен хәтерләми. Әнисе белән генә яши. Бәхтиярне колхоз базарына чыккач очраткан. Дусты янында сату иткән ул.
Бу ир-атка хәзер 35 яшь. Бер тапкыр да өйләнмәгән, имеш. Милләте буенча татар түгел, үзбәк егете. Фәимә аның хатын-кызга карата игътибарлы булуына, ягымлы сөйләшүенә сокланган. «Татар егетләре белән очрашканым булды, әллә миңа гына шундыйлары туры килде инде, әллә бездә барысы да бер төсле... 8 Март, туган көннән кала чәчәк тә алып килә белмиләр иде. Кая ул кафе, киноларга бару», - ди Фәимә.
Егетнең кайда, кем булып эшләвен кыз төгәл генә әйтеп бирә алмады. Бәхтияре хәлле кеше булса кирәк, иномаркасы бар, шәп киенә. «Кыйммәтле бүләкләр бирә иде», - дип искә ала аны Фәимә. Барысы да матур башланган аларның. Чәчәкләр, кино, концертлар, кафега барулар, беренче үбешүләр, мәхәббәт чәчәккә бөреләнгән, әмма ата алмый калган. Ике еллап очрашканнан соң, кинәт егет кызны хыянәттә гаепли башлаган. Фәимә исә: «Минем беркайчан да читләргә күз салганым булмады. Ул элек тә көнче иде. Соңгы араларда тагын да ныграк бәйләнә башлады. Алдарак та кулы белән уйный иде. Ләкин беркайчан да моның кадәр кыйнаганы булмады», - дип искәртә.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/knlshdn-egetem-kyynady-yunlp-yrmgn-d-idek
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев