Реклама
Җәмгыять
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында Вәлиев: һәр кеше катнашырга тиеш
Бөтенроссия тавыш бирү 1нче июльдә узачак.
(25 июнь, “Апастово-информ“).
Коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә һәр кеше катнашырга тиеш. Шундый фикер белдерде “Татар-информ“ матбугат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәсендә язучы, шагыйрь Рәзил Вәлиев.
“Әлегә, бездә, тулаем алганда, граҗданлык җәмгыяте юк, шуңа шундый гомумдәүләт сәяси чараларда катнашу һәр граҗдан һәм бөтен илебез өчен дә бик мөһим“, - диде Вәлиев.
Конституциягә төзәтмәләрне кертү-кертмәү буенча халыкның үзе хәл итүе – гадел эш. Ничек тавыш бирү – һәр кешенең үз эше. Шулай да, катнашу мөһим, дип тәмамлады сүзен язучы.
Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа вакытын билгеләде. Тавыш бирүнең төп вакыты - 1нче июль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев