Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Контрафакт алкогольле эчемлекләр сатучыны белсәгез “Халык контроле” сайтына урнаштыра аласыз

Россия Хөкүмәтенең быелның 12 октябрендә кабул ителгән 130 нчы карары нигезендә 20 октябрьдән башлап 180 тәүлек сату нокталарында аерым категория, составында спирт булган азык әзерләүдә кулланылучы, санитар-гигиена сыеклыклары сату тыелу турында барыгыз да хәбәрдармы икән? Шулай ук тәрәзә-көзге чистарткыч, тәнгә сылау, аяк киеменә сөртү, ваннага салу, автомобильләр өчен чыгарылучы, һәм...

Россия Хөкүмәтенең быелның 12 октябрендә кабул ителгән 130 нчы карары нигезендә 20 октябрьдән башлап 180 тәүлек сату нокталарында аерым категория, составында спирт булган азык әзерләүдә кулланылучы, санитар-гигиена сыеклыклары сату тыелу турында барыгыз да хәбәрдармы икән? Шулай ук тәрәзә-көзге чистарткыч, тәнгә сылау, аяк киеменә сөртү, ваннага салу, автомобильләр өчен чыгарылучы, һәм башка 28 градустан артык спиртлы продукция сатуны чикләү турында ул. Быел һәм узган елларда менә шундый сыеклыклар кулланып Росиядә бик күп кеше сәламәтлеген югалтты. Араларында үлүчеләр дә бихисап... Илне шаулаткан "Боярышник" спиртлы "фанфурик"лар сату менә шушы кырыс карар кабул ителүгә бер нигез булып санала. Сыйфатсыз, контрафакт алкогольле эчемлекләр сату, җитештерү дә Закон тарафыннан бик нык эзәрлекләнә бүген. Мондый фактларны белсәгез, хәбәрегезне "Халык контроле" сайтына урнаштыра аласыз. Бу хакта хокук сакчылары, "Госалкоголь" инспекциясе, район башкарма комитеты, авыл җирлекләренә дә җиткерә аласыз. Ул факт расланса сезгә 10 мең сумга кадәр дәүләт премия дә түләргә әзер.

Бу хакта район кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекторы Гөлнара Абдрахманова хәбәр итте.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев