Концертлар булмаса, акчаңны ничек алырга?
Концертларга, спектакльләргә, башка күңел ачу чараларына алар булмый калган очракта, акчаңны алып буламы?
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
Күңел ачу чаралары өчен билетка түләгән акчаңны әлегә кайтарып булмый.
“Оештыручы чараның яңа датасын билгели һәм бу турыда хәбәр итә. Әгәр инде ул чагында да чара булмый калса, акчаны кайтарып бирергә тиеш”, - ди Трофимова.
Мондый очракта оештыручы исеменә акчаны кайтарып бирү турында таләп языла. Ул үтәлмәгән очракта, судка мөрәҗәгать итәсең. Дөрес, Роспотребнадзор идарәсенә дә мөрәҗәгать итеп була. Бу очратка әлеге оешма да ярдәмгә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев