Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан гаете вакытында Тәшрикъ көннәрендә намаз ничек укыла?

Гарәфә көнендә (8 июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13 көнендәге икенде намазын да (12 июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).

Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Быел Гарәфә көне җомга көнгә туры килә, димәк, хаҗ кылучылар хаҗиәкбәр исеменә лаек булачак. Җомга көненә туры килгәнлектән, хаҗда булмаган кешеләргә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тоту киңәш ителә, ул бик саваплы гамәл санала.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итте.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/korban-gaete-vakytynda-tasrik-konnarenda-namaz-nicek-ukyla-5853586

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев