Реклама
Җәмгыять
Коронавирус белән авыруның югары ноктасы әле узылмаган
Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакырды.
(26 октябрь, “Апастово-информ”).
Көзге сезонда Татарстан вирус белән авыруның иң югары ноктасына әле җитмәгән. Марина Патяшина шундый фикер белдерде.
“Бездә өч көн элек 55 авыру очрагы теркәлде. Аннан соң, өч көндә 48, 45, 45 авыру очраклары булды. Ләкин, без, авыру чигенде, дип әйтә алмыйбыз”, - диде баш санитар табибы.
Яз көне тәүлеклек авырулар очрагы 107гә җиткән иде.
“Көз көне традицион рәвештә вируслы инфекцияләр күп тарала. Хәтта, декабрь аенда да төрле авырулар көчле була. Январь башында берникадәр халык аерымлыгы булгач, авырулар кими төшә. Ә инде бәйрәмнәрдән соң, яңадан көчәя”, - диде республиканың баш санитар табибы.
Марина Патяшина барлык санитар таләпләрне үтәргә чакырды. Профилактика өчен гриппка каршы прививка ясауның файдалы булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев