Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коронавирус чиреннән вафат булучылар санында булган аерманы аңлаттылар.

стопкоронавирус.рф порталында күрсәтелгән үлүчеләр саны республика Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүмат белән чагышмый.

(26 октябрь, “Апастово-информ”). 


Коронавирустан үлүчеләр саны турында мәгълүматлар министрлыкка алдан керә. Шуңа күрә, вафат булучылар саны порталда китерелгән мәгълүматта әле кереп җитмәгән була. Бу хакта матбугат конференциясендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләгән. 
“Төгәлсезлекләр мәгълүматлар министрлыкка һәм порталга берүк вакытта кереп җитмәүдән килеп чыга. Мәгълүматларга барыбер төгәллек кертеләчәк”,- ди министр урынбасары. 
Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, стопкоронавирус.рф порталында һәм министрлык биргән статистика мәгълүматлары чагышмый. Порталда вафат булучылар саны 105 күренсә, республика мәгълүматлары 107не күрсәтә. 
Министр урынбасары, шулай ук, республикада мәгълүматларны яшереп калдырырга тырышу юк, дигән фикер әйтте.
[Ссылка]
Коронавирус COVID–19: Официальная информация о коронавирусе в России на портале – стопкоронавирус.рф
https://xn--80aesfpebagmfblc0a.xn--p1ai/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев