Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус йоктырган Мишустин премьер вәкаләтләрен башка кешегә тапшыра

Россия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин коронавирус йоктырган. Ул премьер вәкаләтләрен вакытлыча башка кешегә тапшыра. Бу хакта РБК яза.

Мишустин COVID-19 инфекциясе белән авыруын һәм үз-үзен изоляцияләүгә китүен президент Владимир Путинга хәбәр итткән.   "Мин тапшырган тестларның уңай нәтиҗә бирүләре билгеле булды. Шуңа бәйле рәвештә һәм Роспотребнадзор таләпләре нигезендә мин үз-үземне изоляцияләүне үтәргә тиеш, бу минем хезмәттәшләремне саклау өчен кирәк ", - дигән Мишустин, Путинга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп.   Премьер-министр хөкүмәт штат режимында эшен дәвам итәчәк, дип ышандырды, ә Министрлар Кабинеты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче вице-премьер Андрей Белоусовны билгеләргә тәкъдим итте. 

Чыганак:  https://matbugat.ru/news/?id=29053

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев