Коронавирусны өйдә дәвалау өчен дарулар ноябрь уртасыннан бирелә башлаячак
Бүгенге көндә республикада даруларны җитештерүчеләр һәм сатучылар белән контратлар төзү эше бара.
(4 ноябрь, “Апастово-информ”).
Ноябрь уртасыннан башлап, коронавирус инфекциясен өйдә дәвалаучыларга дарулар бирә башлаячаклар.
“Амбулатор шартларда дәваланучыларга дарулар бирү тәртибе эшләнде”, - диде Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Монополиягә каршы хезмәт идарәсенә бәяләрне контрольдә тоту кушылды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан коронавирус белән авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итүгә 146,8 миллион сум акча алачак. Бу турыда Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев