Реклама
Җәмгыять
Коронавирустан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән ваз кичмәгез!
Республика хастаханәләрендә вируска шикле кешеләрне тикшерү максатыннан махсус изоляцияле зоналар эшләнде.
(24 октябрь, “Апастово-информ”).
Коронавирус иярүдән шикләнгән татарстанлыларга планлы тикшерүне яки ашыгыч ярдәмне кире какмаска өндәделәр. Республика клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикер белдерде.
“Республика халкы чиста стационарларга мөрәҗәгать итәргә курыкмасын иде. Ай ярымнан ковид бетәр дип өйдә көтеп утырырга ярамый. Алай уйлау дөрес түгел. Сәламәтлек белән проблемалар туган очракларда яисә планлы медицина тикшерүе узарга кирәк булганда хастаханәләргә барырга, мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм”, - ди табиб.
Медицина учреждениеләрендә буферлы зоналар эшләнде. Махсус изоляция бүлекләрендә пациентларны коронавирустан тикшерәләр. Бу тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмасын өчен эшләнгән.
“Үзенең статусын ачыкламаган бер пациент та “чиста” зонага эләкми”, - дип белдерә Миңнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев