Коронавирус турында ялган хәбәр тараткан Приамурье кешесен хөкемгә тартачаклар
Приамурьедә яшәүче хатын-кыз интернет аша регионда Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган хәбәр тараткан.
Хәзер аны фейк хәбәре өчен хөкемгә тартачаклар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Приамурьеда коронавирус белән авыручы гражданнар турындагы фейк-хәбәрләргә полициейскилар челтәр мониторингы вакытында тап була. Ялган хәбәр авторын тиз арада ачыклыйлар. Шикләнүчегә карата “ Массакүләм мәгълүмәт иреген явызларча куллану” маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 30 меңнән башлап 100 меңгә кадәр штраф яный.
Амур өлкәсенең Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Ольга Курганова сүзләренә сылтамасы белән ТАСС хәбәр итүенчә, төбәктә тотрыклы эпидимия вәзгыяте саклана. Респиратор инфекцияләре белән авыру чик күрсәткечләреннән түбәнрәк һәм Амур өлкәсендә коронавирус белән авыру очраклары юк.
Моңа кадәр ИА «Татар-информ» да коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 коронавирус очрагы турындагы хәбәрне фейк дип белдерүе турында язган иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева да чит илдән кайтучылар өйләрендә медицина күзәтүе үтүе турында һәм аларда коронавирус симптомнары юклыгын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев