Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кош гриппы - хәтәр чир

Россиядә, Татарстанда кош гриппы фактлары бар дип ишеткән идек. Бу дөресме икән? Булган очракта халыкка ничек сакланырга?

(31 август, “Апастово-информ”).


Сорауга районның ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җавап бирә:


“Әгәр дә чит өлкәләрдә кош гриппы теркәлгән булса, бүгенге көндә безнең Татарстанда да теркәлде. Күрше регионыбыз Башкириядә 2 миллион 600 меңнән артык тавыкларда кош гриппы ачыкланган иде. Анда кошчылык фабрикасында тавык-чебешләр, йомыркалар сату белән шөгыльләнәләр. Менә шунда кош гриппы теркәлгән.


Әлеге чир республикабызга да үтеп керде. 26 августта Лениногорский районының кошчылык фабрикасында да тавыклар үлү очраклары булды.
Кош гриппы бик көчле патоген авыру. Бик тиз тарала һәм кош-кортның үлеменә китерә. Район ветеринария идарәсенең төп максаты – әлеге чирне районыбызда булдырмау. Шуңа күрә, без һәр авыл җирлекләре белән сөйләшүләр алып барабыз, белешмәлекләр таратабыз.

Тавык-чебешләрне, үрдәк-казларны иреккә чыгарып җибәрү катгый тыелуын аңлатабыз. Авылларда үрдәк-казлар аеруча иректә йөриләр. Әлеге авыру кыргый кошлардан иярә. Хәзер һава торышлары көзгә таба авышты. Кошлар күчә башлады. Алар ишегалларына йорт кошларының азыкларына төшәләр, суларын эчәләр, селәгәйләрен агызырга мөмкиннәр һәм чирне бик тиз тараталар. Халык өчен бу зур чыгымнарга китерә. Хәтерегездә булса, 2018 елда районыбызда гына да алты кош гриппы очрагы теркәлгән иде. Тагын бер кат кисәтеп әйтәм - тавык-чебешләр, каз-үрдәкләр өлгерде. Үсеп җиткәч кенә, шушы чирне йоктырсалар – бик күңелсез булачак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев