Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коштавылында кичке Сабантуй гөрләде

Район Сабантуеннан күңел ачып кайткан халык кабат шатлана-шатлана кичке авыл сабантуена ашыкты. Әби-бабайлар, апа-абыйлар яшьлекләрен искә алдылар, классташлар, дуслар, туганнар очраштылар. Мәйдан уртасында күңелле җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Балалар җептән берсеннән-берсе матур уенчыклар кистеләр, көчләре ташып торган егетләр капчык сугыш уйнадылар, уңган киленнәр көянтә-чиләк белән су ташып ярыштылар,...

Район Сабантуеннан күңел ачып кайткан халык кабат шатлана-шатлана кичке авыл сабантуена ашыкты. Әби-бабайлар, апа-абыйлар яшьлекләрен искә алдылар, классташлар, дуслар, туганнар очраштылар. Мәйдан уртасында күңелле җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Балалар җептән берсеннән-берсе матур уенчыклар кистеләр, көчләре ташып торган егетләр капчык сугыш уйнадылар, уңган киленнәр көянтә-чиләк белән су ташып ярыштылар, капчык киеп , кашыкка йомырка куеп йөгерү уеннары бик тә җанлы барды. Батутлар, кечкенә машиналар, төрле призлар балаларны шатландырды. Табада кайнар коймак пеште, чәй кайнады, авыл халкы, кайткан кунаклар гапләшеп чәй эчтеләр.

- Туган авылга Сабантуйга дип Буа районыннан килдек. Бик күңелле, матур итеп оештырганнар, классташларны, дусларны, туганнарны күрдек. Оныклар да рәхәтләнеп уйнадылар. Рәхмәт шулай оештыруларына. Дәвамлы булсын, ел саен шулай җыелырга язсын, - диде Алсу апа Галәутдинова. Шушы авылда туып-үскән Илдар Усманов авылдашларына район башлыгының котлау сүзләрен ирештерде. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч, имин көннәр теләде. Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймранов авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләде, кыр батырларына, авыл уңганнарына премияләр тапшырды.

- Авылыбызда Сабантуй ел саен кабатланып килә. Быел менә халык тагын да күбрәк. Сабантуйда авылдашлар, туганнар, балалар, оныклар очрашалар. Кемнәрдер мәхәббәтләрен дә шушында табарлар. Авылыбыз, гореф-гадәтләребез яшәсен, ил-көннәребез тыныч булсын, - диде һәр бәйрәмгә ярдәм итүче Наил Галиуллин.

- Кичке Сабантуй уздыру тәкъдимен дә Наил абый Галиуллин ирештерде. Гыйсмәтуллин Ленар, Галиуллина Гөлсинә, Сафин Рөстәм, Сафиуллина Эльмира, Сафиуллина Гөлфия, Әхмәдуллин Эльмир, Хасанов Раят, Гыйбадуллин Алмаз, Гыйсмәтуллин Әсхәт, Фәхретдинов Радиклар бик теләп ярдәм иттеләр. Авылдашлар исеменнән барысына да зур рәхмәтебезне ирештерәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров. Мәйдан уртасында Сабантуй күрке булып көрәш барды. Күрше авыллардан да көрәшчеләр килгән иде. Кызу гына бил алышканнан соң, батыр җилкәсенә тәкә салдылар. Көрәш беткәч тә халык кайтырга ашыкмады. Җырлады, биеде, күңел ачты.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев