Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коштавылында очрашу кичәсе узды

Елдан ел кабатланып килүче традиция буенча Коштавылы авылы клубында “Бер очрашу - бер гомер” дип аталган чара узды.

Төрле шәһәрләрдән, район авылларыннан кунакка кайткан авылдашлары бер- берсен җылы итеп каршы алды. Яшьлек елларын искә төшереп сөйләштеләр, хатирәләрне яңарттылар. Кичә авыл мулласы Ислам хәзрәт чыгышы белән башланып китте. Авылдашларын бердәм булырга, зиратларны чистартуда, тирәсен тотуда ярдәм итәргә өндәде ул. Авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашучыларны җылы итеп сәламләделәр, җирлектәге һәм райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Әлеге кичә Коштавылында туып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Рузия ханымның иҗатына багышланды. Ул авылдашларына үзенең мөнәҗәтләрен, моңлы җырларын бүләк итте. Авыл өчен җан атып торучы Наил Галиуллин алдынгы укучыларга һәм мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш класс укучыларына Грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырды. Кайткан кунаклар, авыл халкы бик канәгать калды. 
Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев